top of page

Тугайлар

Авылыбыз яныннан Татарстанны кече елгаларының берсе  - Шушма ага.Ул типик  тигезлек елгасы. Үзенә туры юллар салырга җитәрлек көче булмаганлыктан, тигезлек елгасы тоткарлыкларны әйләнеп уза һәм киң үзән хасил итә, шул үзәнлек төбе буйлап аның бормалы юлы сузыла. Андый күренешне  физик географиядә меандрлашу дип атыйлар.  Авылыбыз янында Шушма елгасы бик күп меандрлар барлыкка китерә. Халык исә аларны «тугайлар» дип атый.

 Мәрдән тугае яки Мәрдән ерганагы – Шушма елгасының борылышыннан ерак түгел, 30-нчы елларда Мәрдәншә исемле Тубылгы Тау кешесе балык тоту өчен 5-6 метрлы ерганак казый, чөнки аның балалары куп була, ул аларны балык тотып ашата. Елга һәм ерганак арасында утрауга охшаган коры җир бар, анда кайчандыр болында ускән агачлар һәм куаклар сакланып калган.

Стулья тугае – урындыкка охшаган тугай.

Умарталар ( Марталар) – Шушы тугайда Тубылгы Тауның  бай кешеләре умарталар тоткан. Мишәрчә ул тугайны "Марталар тугае" дип тә йөртәләр.

Дильшат тугае – «Советская Татария» колхозы председателе Ашрапов Дильшат Кашфи улы хөрмәтенә аталган. Җәй көне ул гаиләсе белән шул урынга ял итәргә,  коенырга килә торган булган.

Кәкре күл тугае –  тугайның уртасында Кәкре күл урнашкан.

Ферма тугае –колхозлашу чорларында  елганың уң ярындагы тугайда дуңгызлар фермасы  төзелә. Исеме шуннан калган.

Өзек тугай – Шушма елгасы белән буленгән, куаклыклардан гына торган утраучык.

Әлмәкәй тугае –  Әлмәкәй күле исеме белән аталалган.

Аргы як тугае – Шушма елгасының аргы ягында урнашканга шулай атаганнар.

Якын яшелчә, Ерак яшелчә – элеке вакытларда шушы урыннарда колхозның яшәлчә бакчалары булган. Әбиемнең әтисе белән әнисе дә эшләгәннәр ул бакчада. Анда  төрледән-төрле яшелчәләр үстергәннәр.

Болында элекке вакытта янәшә ике куаклык үсә торган булган : Кыска әрәмә  һәм Озын әрәмә. Мифтахов Нотфи бабай үз китабында: “ Озын әрәмә бала- чага адашырлык куе иде.Уртасында күл бар иде. Шул әрәмәдә кара карлыга, күк җиләк(ежевика), балтырган, балан, ә Кыска әрәмәдә кызыл карлыган, шомырт, гөлҗимеш куаклары үсә иде “,- дип язган.

Руслар кучкалагы – руслар яшәгән  очта  бакчаларга тоташкан болындагы  элекеге күл урынының төньягы, көньяк өлешен Татарлар кучкалагы дип атаганнар.                                                 

bottom of page