top of page

Борынгы шәһәрдән – заманча Тубылгы Тауга

Борынгы шәһәрчек

 

Авыл тарихы  борынгы заманга карый. Тубылгы Тауның әйләнә-тирәсендә кешеләр Идел – Болгар чорында ук нигез корып урнашканнар. Узган ерак чорларда, әле яңа оешкан яшь Болгар дәүләте үз чикләрен саклауга мохтаж булган. Шушма елгасы буеннан үтүче көнчыгыш чигендә крепость – кальга төзергә карар кылына. Крепость өчен урын бик уңайлы сайлана. Биек сул як ярдан бөтен тирә-юнь күренә. Крепость биек өч рәтле туфрактан ясалган валлар һәм тирән чокырлар (канаулар) белән әйләндереп алынган. Валларда имәннән  ике рәтле крепость диварлары төзегәннәр. Почмакларда биек башнялар куйганнар.

Крепость торган тауда таволга (татарчасы тубылгы) – болын куагы куе булып үскән, рус телендә аны әле тагын лабазник дип тә атыйлар. Крепостьның исеме дә шуннан килеп чыккан – Тубылгытау (таволга (тубылгы) үскән тау). Крепость халкы чикләрне саклаган, ә тыныч чорларда игенчелек, терлекчелек, аучылык, балыкчылык һәм урман умартачылыгы белән шөгыльләнгән. Крепостьне чолгап алган урманнарда урман җанварлары, җиләк, бал, ә елгада балык байтак булган.

Акрынлап крепость шәһәргә әверелә. Бу хакта шәһәр башланган урын – Кала башы топонимы да сөйли. Крепость торган тау әлегәчә Кала  башы дип атала. XIV гасыр кайвакыт  Тубылгытау шәһәренең чәчәк аткан чоры булып санала: ул киңәйгән, сәүдә зур үсеш алган. XIX гасырның 80-90 нчы елларында һәм XX гасырның 60нчы елларында Тубылгытау шәһәрчеге археологлар тарафыннан тикшерелгән. Алар тарафыннан яндырып эшләнгән балчык савыт-саба калдыклары, бизәнү әйберләре һ.б. табылган. Барыннан да бигрәк, Тубылгы Тау Болгарның иң бай авыл хуҗалыгы үзәкләренең берсе булган, шәһәр тирәсендә байтак кына авыл калдыклары табылган. Шәһәрдә бөртек һәм азык-төлек запасы сакланган, ә куркыныч хәлләр янаганда якындагы авыл халкы анда яшеренү урыны да тапкан. Шәһәрчек IV - VII һәм XIII-XIV гасырларда яшәгән. Археологлар фикеренчә, крепость Алтын Орда чорында дошман һөҗүм иткән чакта янгында юкка чыккан. Крепостьне саклаучыларның мәетләре җирле халык тарафыннан сакланып, буыннан-буынга “Изге зират“ турындагы борынгы легенданы киләчәк буыннарга тапшырганнар. Әлегә кадәр Кала башында 1350 елгы кабер ташлары сакланган, монда борынгы мөселман мавзолееның нигезе табылган.

XV – XVII гасырның 1 нче яртысында бу урыннар ташландык җиргә әверелә һәм татар халкы монда периодик рәвештә дини табыну объекты буларак кына килгән.

Авыл исә үзе бу урында XVII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Сөмбер краеннан күченеп килгән татарлар – мишәрләр шунда төпләнеп калган. Авылны рәсми төстә Югары Никиткино дип атыйлар (революциягә кадәр чыганакларда һәм 1991 елга кадәр), ә җирле татарлар авылны “Тубылгы Тау“ дип атыйлар. XVIII – XIX гасырның 1 нче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Игенчелек, терлек үрчетү, сәүдә итү белән шөгыльләнгәннәр. XX гасыр башында монда 2 мәчет (1906 һәм 1909 елларда төзелгән), мәктәп, 7 вак лавка эшләгән. 1859 ел мәгълүматлары буенча, авылда 84 хуҗалык булган, 250 ир-ат һәм 283 хатын-кыз исәпләнгән. Иң күп халык саны 1908 – 1920 елларда  - 2000гә якын кеше яшәгән. 1926 елдан башлап халык саны кимегән, 1979 елда 204 кешегә калган. 1989 елдан арта башлап, бүгенгесе көндә 716 кешегә җиткән.

“Урыслар очы“

Тубылгы Тауда рус гаиләләре яши башлавы турындагы тарих кызыклы. Бервакыт узып барышлый рус милләтеннән булган бер тимерче әлеге авылда туктала. Бу турыда белеп, авыл халкы аны авылда тимерче булып калырга сорыйлар (чөнки авылда үз тимерчеләре булмый): авылның түбән очында махсус аның өчен йорт төзиләр. Әлеге тимерче нәселе шунда төпләнеп кала һәм бүгенге көнгә чаклы матур гына яшәп яталар. Авылның рус кешеләре яшәгән өлешен “Урыслар очы“ (“Русский конец“) дип йөртәләр.

Тубылгы Тауда яшәүче рус халкы татар телендә бик иркен сөйләшә. Шунысы кызыклы: кайвакыт ике рус кешесе онытылып ни дә булса турында чиста мишәр телендә бәхәсләшәләр. Татарлар рус телен яхшы беләләр. Авылда барлыгы 648 татар, 58 рус кешесе (башка милләттән булганнар – 10) яши. Ике дин халкы (христиан һәм ислам) тату гомер кичерә, бер-берсен хөрмәт итәләр. Бер-берсенә карата беркайчан да дошманлык хисе булмаган. Моның шулай икәнлеген Тубылгы Таудагы ике урам исеме дә раслап тора: Тынычлык һәм Дуслык урамнары (өченче урам исеме дә бик матур – Яшьләр). Югары Никиткино авылы исеме дә нәкъ менә тимерче Никита исеменнән алынган дип сөйлиләр.

Тубылгы Тау  бүген - зур, икътисадый яктан  уңышлы авыл. Эшләр урын да бар: “Сөт иле“ “Яңа Чишмә“ а/ф-ның җирле бүлекчәсендә булмаса, “Ямашнефть“ нефтьчеләрендә эшлиләр, башкалары вахта юлы белән эшли. Яшьләр, бигрәк тә ир-егетләр, шәһәрләргә омтылмыйлар, гаилә коралар, балалар үстерәләр, шунда ук йортлар төзиләр яисә сатып алалар. Өч балалы гаиләләргә җирле власть йорт төзү өчен участок бүлеп бирә, теләк белдерүчеләр бар. Быел 4 йорт төзелгән. Күчеп кайткан кечкенә балалары булган гаиләләр дә йортлар сатып алалар. Йортлары матур, кирпечтән, төзек. Урамнарга вак таш җәелгән, йөреп була, ә Үзәк урамда мәчеткә чаклы (500 метр) асфальт салынган, башка урамнарда яшәүчеләр дә асфальт юл турында хыялланалар. Тубылгытаулылар авылны төзекләндерү эше белән ел буе шөгыльләнәләр.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйлов әйтүенчә, авыл халкы шәхси хуҗалыкта күпләп терлек тота, ШЯХга ярдәм күрсәтүче республика программаларында актив катнаша. Үгез бозауларны исәпкә алмый, 6-12шәр савым сыеры тотучы гаиләләр дә бар. Авыл җирлеге терлекләрнең баш саны буенча да районда алдынгылар рәтендә, 2015 ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны арта. 195 йортның 184ендә 170 баш сыер, 320 – МЭТ, 290 сарык һәм кәҗә, 37 – дуңгыз, 1420 баш кош-корт бар. Аларның баш санын авыл халкы алда да арттырырга планлаштыра. Авылда буш йортлар да, бакчалар да юк – монда, ничек дип әйтәләр әле, җир эшли. 

2016 елда ШЯХга 777 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Саннардан күренгәнчә, шәхси хуҗалыкларда ит, сөт җитештерү елдан-ел арта, шулай итеп, авыл халкының кереме дә арта дигән сүз. Авыл халкы эш сөючән һәм тырыш. “Сөт иле“нең Тубылгытау бүлекчәсе җитәкчесе – шушы авылдан, авылдашларының әлеге сыйфатларын белеп, күптән түгел ул Шахмай бүлекчәсеннән Тубылгытау бүлекчәсенә трактор һәм бер төркем сыерлар алды, дип сөйләделәр. Агрофирмада бу иң зур бүлекчә – 1600 баш МЭТ бар. Агрофирма һәм АҖ башкарма комитеты һәрвакыт үзара ярдәм итешеп эшлиләр: бюджетта эшләүчеләр буяу, себерү эшләрендә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзерләр, агрофирма исә бәйрәмнәр үткәргәндә, кышын юлларны чистартуда һ.б. булышлык күрсәтә. Кирәк булганда иганәче – якташлары, нефтьчеләр хәйрия ярдәме күрсәтәләр.

Авылда республика программасы буенча урамнарга 68 яктырткыч урнаштырылган. Тынычлык урамын яктыртып кына калмаганнар, юлына вак таш та түшәгәннәр. - Элек караңгыга чыгуга сазга бата идек, хәзер шәһәрдәге кебек – ботинкалар киеп чыгабыз, урам да якты, - дип сөенәләр “урыслар очы“нда яшәүчеләр.Үзара салым акчасына юллар, тыкрыклар ныгытыла, ККК полигонын да, чүп чыгаруны да карап торалар. Киләсе елга үзара салым акчасына зиратта чүп җыю урыны булдырылачак, Дуслык урамын төзекләндерәчәкләр.

- Авылның иң зур проблемасы  - 1967 елда салынган иске су трассасы. Еш кына торбалар тишелә, суның сыйфаты начар, гел насос алыштырырга туры килә. 2017 елда аны өлешчә яңасына алыштырырга вәгъдә иткәннәр иде. Суүткәргеч ясасак, тынычлап юлларга асфальт түшәр идек, - ди Фәнил Фәрит улы. - Республика, район зур ярдәм күрсәтә. Ни дә булса төзелә икән, күңел сөенә. Киләчәктә дә агрофирма эшләп торсын, эшен туктатмасын иде. Проблемалар бар инде – ягулык җитешми, хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар булгалый. Агрофирмада, нефтьчеләрдә эш була икән, ШЯХ-да маллар саны да артачак, авыл чәчәк атачак. Яшьләр дә авылда күбрәк калачак, - ди.

Кыскасы, халык авылдан китәргә ашыкмый. Тиздән яңа клуб төзергә җыеналар, 2015 елда модульле ФАП ачканнар, мәктәпләре дә 2015 елда гына төзелгән, культуралы ял итү оештырылган, ике кибет халыкны азык-төлек һәм промышленность товарлары белән тәэмин итеп тора, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мәдрәсә ачканнар. Тик бу хакта соңрак.

спорт мәктәбе - 

“ IT чемпион“   

Тубылгы Тауда беренче мәктәп 1929 елны төзелгән. Яшәү дәверендә ул “җидееллык“та, тулы булмаган урта, башлангыч һәм урта мәктәп тә булып торган. 2004 елны мәктәпнең 75 еллыгын билгеләп үткәннәр һәм шул ук көнне яңа бинага нигез салганнар, чөнки искесе авария хәлендә булган. Бер елдан соң яңа мәктәп ачылган. Биредә хәзер мәктәп – чын мәдәни үзәк. Матур, заманча, ике катлы, җиһазланган, территориясе төзек, каралган. Мәктәптә белем бирү татар телендә алып барыла, ТДИ (ОГЭ)га хәзерләнгәндә русча белем бирәләр. Мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән, ә укытучылар күрше Ленино мәктәбенә дә укытырга йөриләр. Педагогларның уртача яше – 42.

Мәктәптә 42 укучы укый: беренче сыйныфта – 2, икенче һәм өченче сыйныфта – 8әр, дүртенче сыйныфта – 9 бала. Зуррак классларда 3-5әр укучы белем ала. Педагоглар “боз кузгалды“ диләр. Балалар бакчасында яшь буын үсә: киләсе елга беренче сыйныфка 8 бала киләчәк, 5-6 ел әле ел саен 8-9 бала укырга керәчәк.

Мәктәпнең горурланырлык нәрсәләре бар. Икенче ел инде шушы мәктәп укучылары “Я – IT-чемпион“ республика конкурсында призлы урын яулыйлар, ә мәктәп үзе Татарстанда “Иң актив мәктәп“ буларак 8 нче урынны яулаган. Моның өчен аны плазмалы телевизор белән бүләкләгәннәр. Авыл халкы хәзер: “Безгә почтаның кирәге дә юк, укучылар ярдәме белән хезмәтләр өчен он-лайн аша түлибез“, - ди. Мәктәпнең спорт юнәлеше – гер спорты. Тренерлары – физкультура укытучысы Ринат Гатин җитәкчелегендә укучылар ел саен Татарстан, Рәсәй чемпионатларында, башка турнирларда җиңүләр яулыйлар, призлы урыннар алалар.Шушы секциягә йөргән Гөлгенә Исмәгыйлова мәктәптә укыган чагында ук Европа, аннан дөнья чемпионы титулына ия булган. Биредә муниципаль,  республика һәм хәтта Бөтенрәсәй балалар – яшүсмерләр конкурсларында (араларында җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар да бар), “Йолдызлык“ фестивалендә актив катнашучылар укый. ТДИ нәтиҗәләре дә яхшыра бара.   

Мәктәпнең бай музеенда да тәртип: борынгы сөлгеләр, көнкүреш әйберләре, балчык савыт-саба ватыклары, сугышта катнашучылар, төрле елларда укыткан педагоглар турында стендлар, җирле авторлар – шагыйрь-шагыйрәләрнең китаплары, авыл тарихы турында чыккан китап һәм башка кызыклы экспонатлар – бар да үз урынын тапкан.

Мәктәпнең бер проблемасы юк кебек, шулай да... Аның директоры Владимир Валасеев, мәктәпкә янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар кирәк, ә ул зур чыгымнар сорый, ди.

- Безнең мәктәп буенча бу елына 250 мең сумга төшә. Мөмкинлектән чыгып, җирле бюджет акча бүлеп бирә, районда 40тан артык белем бирү учреждениесе бар, күбесендә шушы проблема. Хәзер дә шул хакта уйлыйбыз, биредә бит иминлек мәсьәләсе кискен тора.

Алынды http://www.novoshishminsk.ru сайтыннан

bottom of page