top of page

Мор тавы, курган – “мор” сузе “үлем” дигәнне аңлата. Безнең авылның болын уртасында калкулык бар. Бабайлар сөйләве буенча бу калкулык астында үзләрен һәм үзләренең малларын тереләй килеш, христиан динен кабул итергә теләмәгән мөселман гаиләсе күмелгән.

Кала башы тавы - аның мәйданы 2 гектардан  артмый. Нивелирлау ысулы белән без аның чагыштырмача биеклегенең 29 м булганын белдек. Калкулыкның көнчыгышы битләве текә, ә олылар сүзенә караганда көньяк битләве дә текә булган. Көнбатыш битләве сөзәк, ә төньяк битләве авылга тоташкан.

Тубылгы Тау авылы Шушма елгасының уң  үзән сөзәклегенә һәм ярына урнашкан. Элекке вакытларда халык суны Шушма елгасыннан ташыган, елга буенда кер чайкаткан. Елга буенда  9-10 басма булган. Шуңа күрә Бака урамыннан, ягъни елга яныннан менү өчен һәр 2-3 йорт аша тыкрык булган. Аларга тыкрык янында яшәүче кешеләрнең исемнәрен биргәннәр. Ә яр биек булу сәбәпле аларны «тау» дип атаганнар.

Мөбәрәкша бабайлар тавы, Галәмбәр тавы, Харис бабайлар тавы, Хаматзакир бабайлар тавы шундыйлардан.

Су тавы үзәк тыкрык, моннан Өстәге урамннар да су буена төшә торган булганнар.

Урыслар тавы –руслар очында урнашкан, Ферма тавы исә – ярында сыер фермасы урнашканга аталган.

bottom of page