top of page

Авыл исеменең тарихы.

April 10, 2017

Тубылгытау — исемнәре татар халык риваятьләрендә сакланган болгар шәһәрләре арасында иң кечкенәсе. Ул Шушма елгасы буенда, хәзерге Яңа Чишмә районының Югары Никиткино авылы янында, яшәгән булган.

Авылымның елгалары

February 25, 2017

Чишмә яки Шушма елгасы – Каманың сул кушылдыгы. Самара өлкәсендә башлана (Лениногорск шәһәреннән 28 км көньяктарак), Түбән Кама районының Иске Шушма авылы янында Куйбышев сусаклагычына коя.

Тигезлектәге “таулар”

Кала башы тавы,Мор тавы, курган,Мөбәрәкша бабайлар тавы, Галәмбәр тавы, Харис бабайлар тавы, Хаматзакир бабайлар тавы,Су тавы ,Урыслар тавы ...

Коелар

Шәмсетдин бабай коесы – Җамал әби һәм Шәмсетдин бабайның  ( хәзерге Җария апалар тора торган өй) өйләре каршында була.

Мотыйгулла бабай коесы - Мотыйгулла бабай яши торган өй алдында була.

Фёдор бабай коесы - Фёдор бабай яши торган өй алдында була.

Руслар коесы - Руслар очында, тау астында, иске бакчалар янында булган.

Тугайлар

Авылыбыз яныннан Татарстанны кече елгаларының берсе  - Шушма ага.Ул типик  тигезлек елгасы. Үзенә туры юллар салырга җитәрлек көче булмаганлыктан, тигезлек елгасы тоткарлыкларны әйләнеп уза һәм киң үзән хасил итә, шул үзәнлек төбе буйлап аның бормалы юлы сузыла. Андый күренешне  физик географиядә меандрлашу дип атыйлар.  Авылыбыз янында Шушма елгасы бик күп меандрлар барлыкка китерә. Халык исә аларны «тугайлар» дип атый.

Please reload

bottom of page