top of page

Эчтем нужа каймагын

 

Су­гыш­ка ка­дәр ту­ган бу­ын вә­ки­ле бу­ла­рак, оны­тыл­мас­лык ва­кый­га­лар­ны шак­тый баш­тан ки­че­рер­гә ту­ры кил­де ми­ңа үз го­ме­рем­дә. Су­гыш чо­рын­да һәм ан­нан соң­гы авыр ел­лар­да ач­лык-ялан­гач­лык­ның мих­нәт­лә­ре ха­кын­да сөй­ләп тә, язып та бе­те­рер­лек тү­гел, яшүс­мер дә­ве­рен­дә­ге 15 ел­лык го­ме­рем үлән ашап уз­ды.

Мин го­мер ит­кән Ту­был­гы Тау авы­лы Шуш­ма ел­га­сы бу­е­на ур­наш­кан. Шуш­ма исә киң, ир­кен бо­лын­нар аша уза. Ме­нә шул бо­лын­да “Ки­рә­мәт” ди­гән кал­ку­лык бар. Шул кал­ку­лык ти­рә­сен­дә төр­ле үсем­лек­ләр ко­ты­рып уңа. Ат куз­га­ла­гы, бал­тыр­ган ке­бек үсем­лек­ләр бе­рәр-ике­шәр метр би­ек­лек­кә кү­тә­ре­лә. Мин көн са­ен “Ки­рә­мәт” кал­ку­лы­гы­на юнә­ләм. Ат куз­га­ла­гы­ның яф­рак­ла­рын һәм бал­тыр­ган­ны кап­чы­гы­ма ту­ты­рам. Әни­е­без бал­тыр­ган­нан шул­па пе­ше­рә, ә ат куз­га­ла­гы яф­рак­ла­рын ка­зан­да кай­на­тып, апа­ра ясый. Шул апа­ра­дан кой­мак әзер­ли. Шу­лар бе­лән ри­зык­ла­нып та­мак туй­дыр­мак­чы бу­лып ты­ры­ша­быз. Кор­сак ка­ба­ра, кү­бе­нә, ә та­мак туй­мый, ашый­сы ки­лә. Нә­ти­җә­дә мин ше­шен­дем. Ул ва­кыт­та ше­шен­гән ке­ше­нең  дөнья бе­лән хуш­ла­шуы бик их­ти­мал икән­ле­ген бел­ми идем әле. Мо­ны­сын мин бик күп ел­лар­дан соң гы­на, олы­гай­гач аң­ла­дым. Бел­мим, ни­чек исән кал­ган­мын – аны­сын бер Ал­лаһ кы­на бе­лә­дер. Бәл­ки Ал­ла­һым үзе сак­ла­ган­дыр, “Юк, әле, егет­кә­ем, син дөнья ну­жа­сын та­тып бе­тер­мә­дең, кү­рә­чәк­лә­рең ал­да әле, әй­дә яшә­вең­не дә­вам ит” ди­гән­дәй, ми­ңа го­мер бир­гән­дер.

“Ки­рә­мәт” кал­ку­лы­гы ха­кын­да бер­ни­чә сүз әй­теп узыйм әле. “Ки­рә­мәт” ул чу­ваш сү­зе икән. Та­тар­ча­га тәр­җе­мә ит­кән­дә “Җен-пә­ри” ди­гән мәгъ­нә би­рә ди. Чын­нан да шу­лай икән. Бу хак­та мин нин­ди­дер ки­тап­тан, мат­бу­гат­тан­мы, укып бел­дем. Әгәр кем дә бул­са бо­лын аша авыл­га кай­тыр­га төн­гә кал­са, «Ки­рә­мәт» ти­рә­се­нә җит­кәч, юнә­ле­шен югал­та һәм шул кал­ку­лык буй­ла­рын­да са­та­шып йө­ри иде. Ул за­ман­да авыл­да­гы ба­га­на баш­ла­рын­да про­жек­тор­лар бал­кып тор­мый иде. Төн­гә кал­саң, авы­лың­ның кай­сы як­та икән­ле­ген дә ча­ма­лый ал­ма­вың бик их­ти­мал. “Ки­рә­мәт” буй­ла­рын­да та­мак туй­ды­рып йөр­гән­дә уз­ган га­сы­рның 46-48 нче ел­ла­ры иде.

Мин бу хи­кә­ям­дә оны­тыл­мас ва­кый­га­лар­ның кыс­ка­ча эпи­зод­ла­рын гы­на су­рәт­ләр­гә ни­ят кыл­дым. Һа­ман да шул 46-47 нче ел­лар иде. Көз ягы­на авыш­ты ел фа­сы­лы. Кыр­лар­да аш­лык өл­гер­де. Без өч яшүс­мер ма­лай ба­су­га юнәл­дек. Мак­са­ты­быз та­мак туй­ды­ру бул­ган­дыр ин­де. Бор­чак ба­су­ы­на ки­леп җит­тек. Ку­зак­ла­рын ярып бор­чак ашый­быз. Күр­ше­дә го­мер итү­че Хә­си­лә апа ма­лае Нигъ­мәт­җан абый да без­нең бе­лән иде. Нигъ­мәт­җан абый мин­нән 4-5 яшь­кә олы­рак. Шу­ңа кү­рә “а­бый” дип атыйм. Өчен­че ип­тә­ше­без­нең кем икән­ле­ген хә­тер­лә­мим. Бик күп ел­лар уз­ган бит. Нигъ­мәт­җан абый җир­гә уты­рып ашый, ә без ба­сып тор­ган ки­леш яра­быз бор­чак­ны. Шул ва­кыт ко­точ­кыч хәл бул­ды. Бер­ни дә сиз­ми, абай­ла­мый кал­дык. Ки­нәт ке­нә, күк­тән төш­кән­дәй, кол­хоз рә­и­се Га­яз пәй­да бул­ды без­нең ян­да. Зур-зур адым­нар бе­лән ат­лап ки­лүе уңа­е­на җир­дә уты­рып то­ру­чы Нигъ­мәт­җан абый­ның би­ле­нә ите­ге бе­лән ки­те­реп тип­те. Нигъ­мәт­җан абый “Ах” ди­де, сык­ран­ды, күз­лә­рен­нән яшь акты. Без әр­ни-әр­ни, елый-елый авыл­га кай­тып кит­тек. Кол­хоз рә­и­се Га­яз без­нең авыл ке­ше­се тү­гел. Без­дән 10 км чит­тә ур­наш­кан Әдәм­сә авы­лын­нан ки­те­реп ку­ел­ган бән­дә иде. Ра­йон җи­тәк­че­лә­ре мах­сус рә­веш­тә мәр­хә­мәт­сез, кан­сыз бән­дә­не без­нең кол­хоз­га рә­ис итеп ки­тер­гән­нәр­дер, әл­бәт­тә. Юк­са, үзе­без­дә сә­ләт­ле, та­лант­лы, рә­ис бу­лып эш­ләр­лек шә­хес­ләр бар иде бит.

Кол­хоз ба­су­ы­ның нәкъ ур­та­сын­да, иң би­ек тү­бә­се­ндә озын буй­лы ма­на­ра бар иде. Би­ек­ле­ге 20-25 метр­лап кы­на бул­ган­дыр. Бәл­ки, ар­тыг­рак­тыр да, авыл хал­кы аны “МАШ” дип атый. Кол­хоз тү­рә­лә­ре шун­да ме­неп, ба­су­лар­ны кү­зә­тә­ләр. Кыр­лар­да ул-бу юк­мы, аш­лык ур­лау­чы­лар кү­рен­ми­ме, янә­се. Әгәр шик­ле ке­ше­ләр шәй­лән­сә, шун­да ук җә­за­сын да би­рә­ләр. Мәр­хә­мәт­сез, кур­кы­ныч Га­яз да “МАШ”­тан кү­зә­теп, без­нең бо­рчак ашап утыр­ган­ны күр­гән, мө­га­ен. Ел­лар уз­ды. Ә баш­кар­ган ва­кый­га­лар та­рих­та һәм ха­лык кү­ңе­лен­дә кал­ды. Бү­ген шул як­ты дөнь­я­да Га­яз да, Нигъ­мәт­җан абый да юк ин­де.

1947 нче ел­ның ямь­ле җәй­ге кө­не иде. Ва­кыт кич­ке як­ка авыш­ты. Урам буй­лап сы­ер­лар кай­та кө­тү­дән. Нин­ди­дер йо­мыш бе­лән мин дә шул уңай­га ба­рам. Ак­рын гы­на сы­ер­лар ара­сын­нан ат­лыйм. Һич тә уй­ла­ма­ган­да авыл Со­ве­ты рә­и­се Ха­җи­ның На­ил исем­ле ма­лае йө­ге­реп ки­леп ми­нем кор­сак­ка бик ка­ты итеп тип­те. Эчем шарт­ла­ды дип то­рам, бик ка­ты сык­рап авыр­та баш­ла­ды. Шун­да­гы юл­га ятып, шак­тый ва­кыт хәл җый­дым.

- Ни­гә без­нең сы­ер­ны кур­кыт­тың, шу­ның өчен то­тып изәм бит мин си­не, - дип җик­рен­де ерт­кыч На­ил. Чын­лык­та һич­нин­ди гө­на­һым юк иде ми­нем. Бер сы­ер­га да ка­гыл­ма­дым. Үзе­нең кем­ле­ген, пред­се­да­тель ма­лае икән­ле­ген күр­сә­түе бул­ган­дыр ин­де На­ил­нең. Бө­тен власть алар ку­лын­да иде бит ул за­ман­да. На­ил мин­нән 3-4 яшь­кә олы­рак, гәү­дә­гә дә мул­рак, та­за­рак иде. Ни те­лә­сә, шу­ны ашап яшә­гән бән­дә бе­лән кө­рә­шер­лек көч-хәл юк иде мин­дә. Мин ач-ялан­гач, арык, ко­ры сө­як­кә кал­ган бер ма­лай идем. Кы­лан­мыш­ла­ры үз баш­ла­ры­на бул­ды бу мән­сез, явыз зат­лар­ның. Сә­га­те-ми­ну­ты сук­кач, үз­лә­ре дә бө­тен га­и­лә­се бе­лән авыл­дан чы­гып ка­чар­га мәҗ­бүр бул­ды­лар. Бай­так ел­лар Чис­тай­да го­мер уз­дыр­гач, Хо­дай­дан ва­кыт җит­кәч, як­ты дөнь­я­ны калд­ырып кит­те­ләр. Ха­җи да, ха­ты­ны Кә­ши­фә дә, На­ил­лә­ре дә, кыз­ла­ры Рай­фә дә ту­ган авыл­да бер ге­нә тап­кыр да кү­рен­мә­де­ләр. Үз гө­наһ­ла­рын си­зен­гән­нәр­дер, ха­лык­тан оял­ган­нар­дыр, бәл­ки.

1949 нчы ел­ны те­ге явыз Га­яз пред­се­да­тель­лек­тән кит­кәч, кол­хо­зы­быз бе­лән үзе­без­нең авыл ке­ше­се Си­ра­җи агай ида­рә итә баш­ла­ды. Аның бик тә кы­лан­чык, тә­кә­ббер, мак­тан­чык Сә­лим­җан исем­ле ма­лае бар иде. Ул иң­ба­шы­на ике көп­шә­ле мыл­тык асып йө­ри тор­ган иде. Бер көн­не бу ма­лай без­нең йорт­та да пәй­да бул­ды. Йорт­та­гы эте­без бик ка­ты чи­нап җи­бәр­де. Эт­нең ачы та­вы­шын ише­теп, йорт­ка йө­ге­реп чык­мас, ни кү­рим, кар­шым­да ку­лы­на мыл­тык тот­кан Са­лим­җан ба­сып то­ра. Әле­ге юнь­сез, ка­ба­хәт ма­лай ми­нем ярат­кан этем­не атып үтер­гән икән. Йорт­та­гы этем­нең нин­ди гө­на­һы­сы бул­ган­дыр – аны­сын бер Хо­дай гы­на бе­лә­дер.  Пред­се­да­тель ма­лае Сә­лим­җан­ның го­рур­ла­нып, тә­кәб­бер­лә­неп, мак­та­нып, авыл хал­кын кур­кы­тып, власть күр­сә­теп йө­рүе ге­нә иде әле­ге явыз га­мәл. Мин Сә­лим­җан­га бер сүз дә әй­тә ал­ма­дым. Ку­рык­тым, үзем­не дә атып үте­рер дип шүр­лә­дем.

Бик күп ел­лар уз­са да, бу эпи­зод­лар оны­тыл­мый­лар. Алар ми­нем кү­ңел­гә го­мер­лек­кә се­ңеп кал­ды­лар.

Ярул­ла КӘ­РИМ,

Ту­был­гы Тау авы­лы

Ярулла Нотфулла улы Кәрим 1936 елның 26 гыйнварында Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылында туган.
«Сугыш елларына кадәр якты дөньяга аваз салган буын вәкиле мин. Авыр дәвердәге барча михнәтләрнең, ачлык-ялангачлык дәрьясының каймагында йөзгән бәндә мин. Яшем җиткәч, туган авылым мәктәбендә җиде ел буе аң-белем тупладым. Мәктәпне мактау грамотасы белән тоташ «5»ле билгеләренә тәмамладым. Теләсә кайсы уку йортына имтиханнарсыз кабул ителү хокукы бирә иде ошбу документ. Әмма мин беркая да китә алмадым, чөнки мин авылымны өзелеп-өзелеп ярата идем. Авылым басуларында иген үстердем, болыннарында печәннәрен җыеп, кибәннәргә куйдым. Кырчылык бригадирының хисапчысы вазифасын үтәдем. Дүрт ел эшләгәч, мине Владивосток якларына, Япон диңгезен күрсәтергә алып киттеләр. Армия хезмәтен шунда үттем.
Яшем бераз олыгая төшкәч, күрше авлга йөреп, урта мәктәпне тәмамладым. Чистай совхоз-техникумында параллель рәвештә белем эстәдем. Калган аң-белемне үзем белеп җыештырдым.
18 ел механик вазифасын башкардым.
Кайларда гына йөрсәм дә, ни генә эшләсәм дә, кулдан каләм төшмәде. Тугыз исемдә китап нәшер иттем, бүгенге көндә унынчы китабымны туплау белән мәшгульмен, 30 шигыремә көйләр язылган».

Бала

Әнә бала. Җылы, йомшак

Күкрәккә ул сыенган да,

Иреннәрен чупылдатып,

Күзләрен матур уйнатып,

Әнкәсеннән сый ала.

Бу сабыйның күңелендә

Сагыш та юк, моң да юк.

«Дөнья яшәр микән?»- дигән

Шомлы, шикле уй да юк.

Аяз күктәге кояшка

Елмаеп карый бала.

Уйнап-көлеп яшәр өчен

Туган сабый дөньяга.

Җирдәге бар нәрсә матур

Булып күренә аңа.

Эзләр

Кичә дөнья аяз иде,

Иртән чыксам урамга -

Яңа яуган кар түшәлгән

Сукмакларга, юлларга.

Өй буендагы сукмакка

Төбәлде минем күзләр.

Кар астында калган инде

Безнең кичәге эзләр.

bottom of page