top of page

Авыл исеменең тарихы.

Тубылгытау исемнәре татар халык риваятьләрендә сакланган болгар шәһәрләре арасында иң кечкенәсе. Ул Шушма елгасы буенда, хәзерге Яңа Чишмә районының Югары Никиткино авылы янында, яшәгән булган. Күптән түгел бу авылның исемен борынгы болгар шәһәре хөрмәтенә Тубылгытау дип үзгәрттеләр. Шәһәрлек өч яктан Шушма ел­гасы ярына тоташа торган текә тау-чокырлар, ә бер ягыннан агач һәм балчык ныгытмалар белән әйләндереп алынган. Аның мәйданы 2 гектардан артмый. Күрәсең, ул зур шәһәр түгел, ә хәрби ныгытма — кальга булгандыр.

“Тубылгытау” исеме X-XIII гасыр елъязмаларында искә алына.

Авылыбның тарихы бик борынгы. Ул Болгар чорына барып тоташа.Яңа гына барлыкка килгән яшь Болгар ханлыгы үзенең чикләрен башка кабиләләр явыннан һәм дошманнардан саклауга мохтаҗ була.Шушма елгасы буйлап үткән көнчыгыш чик буена кальга- крепость төзергә булалар.

Крепость өчен бик уңайлы урын сайлап алына. Шушма елгасы буенда урнашкан калкулыкның  биек сул ярыннан бөтен тирә- юнь уч төбендәге кебек күренеп тора. Крепость биек җир валлары һәм тирән чокыр белән әйләндереп алына.Ике рәтле имән крепость диварлары төзеп, почмакларына биек күзәтү башнялары куялар.

Крепость төзелгән калкулыкның битләвендә куе булып ачык – сары, яки алсу төстә хуш исле чәчәкле, каурый сыман теленмәле яфраклы, кара- кызыл төстәге калын сабаклы күпьеллык үсемлек- тубылгы үскән. Крепостьнең исемен дә тубылгылы таудан “Тубылгытау” дип атаганнар.

Югары авыл Авылыбызның элеккеге исеме Югары Никиткино, ә күрше Ленино авлы Түбән Никиткино булган. “Югары авыл” дип Тубылгы Тау авылына күрше Ленино авылында яшәүче көрәшен халкы әйтә. Үз чиратыбызда без Лениноны “Түбән авыл” дип йөртәбез.

Югары оч авылыбызның биек “Кала башы” белән тоташкан  биектәгрәк  урнашкан урыны.

Түбән очавылыбызның түбән урыны.

Руслар очы риваятләр буенча әйткәндә Тубылгы Тау авылына Никита исемле рус кешесе (тимер остасы) килә. Аны безнең авылда калуын үтенәләр. Аннары аңа өй төзеп бирәләр. Никитаның балалары да безнең авылда  төпләнеп кала һәм шуннан соң авылыбызның түбән очы “Руслар очы” дип атала башлый.

Урта урам авылыбызның нәкъ уртасыннан үтүче урам.

Өстәге урам – зур юл үтә торган урамны атыйлар.

Бака урамы(Астагы урам) Шушма елгасы арында  урнашкан урамны  шулай атыйлар. Яз көне  бакаларның парлашу җырына  күмелеп утыра ул урам.

bottom of page