top of page

Шәмсетдин бабай коесы – Җамал әби һәм Шәмсетдин бабайның  ( хәзерге Җария апалар тора торган өй) өйләре каршында була.

Мотыйгулла бабай коесы - Мотыйгулла бабай яши торган өй алдында була.

Фёдор бабай коесы - Фёдор бабай яши торган өй алдында була.

Руслар коесы - Руслар очында, тау астында, иске бакчалар янында булган.

Гыйззәт бабай коесы – зираттан көньякта урам булган, хәзерге вакытта аның урыннында  яңа мәктәп төзелде. Шушы урамда нибары 6 йорт хәзерге олы юлның ике ягында урнашкан. Шул урамда минем бабайның  бабасы Гыйззәт бабай яшәгән. Аның өе каршында кое булган.

Таш кое – Чаллы елгасында грунт сулары якын урнашкан җирендә казылган. Аның чокыры таш белән әйләндереп алынган. Һәр язны ул коеның суын түгеп чистарталар. Элекке аның янында кыр станы иде. Механизаторларның ял итеп, ашап, смена алышына торган урыны.

Фазыл коесы – Кала елгасы дип аталган балка төбендә булган. Фазыл бабай казыганга аның исемен кушканнар.

Төхфи коесы – Төхфи бабай өе каршында булганга шулай атаганнар. Авылыбызда иң борынгы коелардан санала.

Коелар

bottom of page